Татар халык ашлары серләренә төшенүче

Yunes_Ahmetzhan

Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов (1927-1984) — күренекле татар ашчысы, кулинария буенча күп китаплар авторы. Озак еллар дәвамында «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар.

Тормыш юлыннан: Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. 1960 елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ русча) куелуга ирешкән кулинар хезмәтләре ил күләмендә югары бәяләнеп, ул алтын медаль белән бүләкләнә.

Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясен тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буенча рецептлар җыя, үзе күп кенә рецептлар яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим итә.. Шул рәвешле «Татар ашлары йорты» барлыкка килгән.

1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда татар халык ашларын тәкъдим иткән.

Китаплары

  • Юныс Әхмәтҗанов «Татар халык ашлары». — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959.
  • Ю.А Ахметзянов «Татарские блюда». — Казань: Татарское книжное издательство, 1961. — 271 с.
  • Ю.А Ахметзянов «Кулинария и дары природы». — Казань: Татарское кн. изд-во, 1973. — 224 с. с.
  • Ю.А Ахметзянов (Перевод М. Зарипова) «Чудо земли и солнца». — Казань: Татарское кн. изд-во, 1982. — 128 с. с.
  • Юныс Әхмәтҗанов. «Бәрәнгедән йөз төрле аш». — Казан: КПСС Татар. өлкә комитеты нәшрияты, 1983. — 54 бит.
  • Юныс Әхмәтҗанов. «Табын серләре». — Казан, 1983. — 192 бит.
  • Ю.А Ахметзянов, Перевод Р. Сабирова «Сто блюд из картофеля». — Казань: Казань Изд-во Татар. обкома КПСС, 1985. — 40 с. с.
  • Ю.А Ахметзянов, Р. Г. Мухамедов, Х. С. Бикбулатова, Р. Г. Иванов «Татарская күхнә». — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — 319 с. с ил.; 8л. вкл. с.
  • Ю.А Ахметзянов «Татарские народные блюда». — Казань: Раннур, 2000. — 408 с.

1    tatarskie-blyuda-yu-a-ahmetzyanov-23829-small     tatarskie-blyuda-yu-a-ahmetzyanov-23832-small  2015

Әлеге мәгълүмат Википедия сайтыннан алынды