РЕЗИДӘ ХӨСӘЕНОВА

китапРезидә Кыям кызы Хөсәенова Буа районының Вольный Стан авылында туып‑үскән, җиде балалы гаиләдә алтынчы сабый булып дөньяга килә. Казан кооперация техникумын тәмамлый. Туган ягы Буага кайта, кондитер булып эши.

2008 елда ул «Нечкәбил» бәйгесендә җиңә. Резидә апаны күбебез телевизордан күреп таный, менә инде дистә еллар ул «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында аш-су сәхифәсен алып бара.

Балаларының яраткан әнисе, үзе ачып җибәргән «Тәмле булсын» ресторанының кабатланмас хуҗабикәсе, шул ук вакытта «Тәмле булсын» рецептлар җыентыгының авторы да ул. Газета-журналларда даими рәвештә тел йотарлык рецептларын тәкъдим итә, телевидение-Интернетта «тәмле тапшыруларда» катнаша, халыкны тәмле итеп әзерләргә генә чакырып калмый, милли ризыкларыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә дә өйрәтә. Резидә Хөсәенова төрле илләрдә яшәгән кардәшләребезгә милли ризыкларыбызны әзерләү буенча остаханәләрен үткәреп тә хөрмәт казанды. Мәркәзебез Казанда милли ашларыбызны әзерләү буенча бәйге-марафоннар үткәрүе белән татар халык ашлары традицияләрен саклауга, татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертә.

Резидә Хөсәенова – Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре. 2017 ел башында ул «Татар мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе»н булдырып, аны җитәкли.