Фәүзия Ибраһимова

20180423_154621Фәүзия Гәбдерәшит (1887-1985) тәхәллүсе астында нәшер ителгән «Аш остасы. Ханымнарга һәдия» XX йөз башында Европа һәм Россия кухнясы кануннары буенча язылган беренче татар аш-су китабы булып тора. Ул 19 бүлектән гыйбарәт, биредә рус һәм татар телләрендә 360 ризык рецепты тәкъдим ителгән. Шул рәвешле автор Россия мөселманнарына Европа һәм Россия кухнясының иң яхшы үрнәкләрен җиткерергә тырышкан.

Фәүзия ханымның китабы 1909 һәм 1915 елларда «Гасыр» нәшриятында бастырылган. XX йөз башында татар хатын-кызы, хезмәт туплап, ике тапкыр китап нәшер иткән, әмма (ни гаҗәп!) аның хакында бер чыганакта да искә алынмый. Фәүзия Ибраһимованың шәхесе хакында мәгълүмат туплауга Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәрләре җәлеп ителгән.

Фәүзия Ибраһимова (Догрул) – күренекле җәмәгать эшлеклесе Гәбдерәшит Гомәр улы Ибраһимовның кызы. Ул XIX йөзнең 80-нче елларында туа, Берлин университетында белем ала. Татар язучысы Муса Бигиев белән дус булуы мәгълүм. Гомере буе нәшер итү эше белән шөгыльләнә, публицистик хезмәтләр яза. Фәүзия ханым 1925 елдан башлап Төркия тарихында беренче булып «Asar-i Nisvan» дип исемләнгән хатын-кызлар журналы чыгара.

Журналлардан кала Фәүзия ханымның иҗади мирасында аш-су китаплары аерым урын алып тора. Хатын-кызларны аш-су серләренә өйрәтү максатыннан әзерләнгән «Аш остасы» җыентыгы – шундый матур үрнәкләрнең берсе.

 

Әлеге мәкалә 2017 елда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан Инновацион Университетының редакция-нәшер итү советы карары белән бастырыла.

 

Ибрагимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга һәдия / Ф.Ибраһимова. – Казань: изд-во «Познание» Казанского инновационного университета, 2017. – 234 с.

мастер кулинарии