Каюм Насыйри
Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязендәге (хәзерге Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы) Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы һәм танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән «иҗтиһат заманы монкариз» («Иҗади фикер йөртү заманы үтте») дигән реакцион карашка каршы булган. «Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш», – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары заманы өчен шундый мәдәниятле гаиләдә туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.
1855 елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәпкә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.
Соңыннан ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Русия мөселманнары арасында беренче кеше», – дип бәяләп уза.
Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул татар әдәбияты («Кырык вәзир кыйссасы», «Буш вакыт», «Кырык бакча», «Әбүгалисина», «Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият»;) татар теле («Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре», «Ән-мүзәҗ», татар теленең икетомлык аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр); этнография; фольклор; педагогика һәм методика («Әхлак рисаләсе», «Утыз вәгазь», «Китап әт-тәрбия»); астрономия; математика («Хисаплык», «Гыйльме һәмдәсә»); география («Истилаһәте җәгърәфия»); физиология; ботаника; слесарьлык эше; кулинария; журналистика буенча хезмәтләр яза.
Каюм Насыйриның Казанда 1894 елда дөнья күргән «Иршад әл-Әтбиха» хезмәте халкыбызның аш-су традицияләренә, туклану әдәбенә багышланган. К. Насыйри, үзе аш-су остасы булмаса да, катлаулы ашамлык төрләренең әзерләү ысулларын күрсәтә, XIX гасыр татар аш-су традицияләренең бай, үзенчәлекле булуын дәлилли. Ул бигрәк тә ашау-эчү культурасына, кеше сәламәтлеген саклау мәсьәләсенә игътибар итә. Хезмәтнең керешендә ашау-эчү кагыйдәләренә тукталып үтә, файдалы һәм эшкәртү өчен авыр булган ашамлыкларны саный.
2015 елда әлеге хезмәт В.Г. Тимирясов исемендәге Казан Инновацион Университеты инициативасы белән русчага тәрҗемә ителә һәм ике телле вариантны да берләштереп басылып чыга.
Мәкаләне әзерләүдә Татар Википедиясе (https://tt.wikipedia.org/wiki/Каюм_Насыйри) һәм Каюм Насыйри «Иршад әл-әтбиха» хезмәтеннән файдаланылды.
Насыйри Каюм, Иршад әл-Әтбиха / К.Насыйри. – Казан: Икътисад, идарә һәм хокук инстиутының «Познание» нәшрияты, 2015. – 48 б. («Татарстан хәзинәсе» сериясе).