Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

2 данә Йомырка
1 пачка Ак май
1.5 стакан Шикәр комы
ярты бал кашыгы Разрыхлитель
2 стакан Он
табага җәя торган махсус кәгазь (булмаса- табаны майласагыз гына да була)

Динә Закировадан «Өй печеньесы»

  • Уртача

Эш барышы

Йомырка белән шикәр комын ак күбек чыкканнчы болгатырга, эретеп суытылган ак май өстәргә. Аерым савытта он белән разрыхлительны кушып, бая килеп чыккан катнашма белән берләштерергә.

Камыр басабыз. Әзер камырны 30 минутка суыткычка куеп торабыз. Вакыт узгач, камырны алып җәябез. Үзегезгә ошаган формага китерәсез (мин кечкенә түгәрәкләр ясадым). 180 градуска кадәр кызган духовкада 10-15 минут тотасыз.

Тәмле булсын!

M.G

алдагы язмалар
Айгөл Әюповадан «Авокадо һәм грейпфрут салаты»
киләсе язмалар
Дилбәр Исламовадан «Сөләйман балыгыннан шулпа»