Гүзәл Равиловадан бәйрәм табынына — «ЧИЯ ТАРТЫ»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

Камыры өчен:
1 шт Йомырка
30 г Он 1.5 стакан
70 г Шикәр комы 0.5 стакан
150 г Атланмай атланмай яки маргарин
Тоз бер чеметем
сода салырга була (шәхсән үзем салмыйм)
Эче өчен:
Төшсез чия миндә – туңдырылган чия
1 стакан Каймак
0.5 стакан Шикәр комы

Гүзәл Равиловадан бәйрәм табынына — «ЧИЯ ТАРТЫ»

  • 50 мин
  • Кеше исәбе 6
  • Җиңел

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Майны йомшартабыз, йомырка белән шикәр комы янына бер чеметем тоз өстибез

2
Әзер

Әз-әзләп он өстибез, яхшылап болгатабыз, шар формалаштырып, беразга суыткычка алып куябыз

3
Әзер

Камырыбыз суыткычта «ял иткән арада», эчен әзерлибез. Каймакны шикәр белән кушабыз

4
Әзер

Чияне камырга таратабыз. Камыры әзер булганчы духовкага пешәргә куябыз

5
Әзер

Пешкән камыр нигезгә әзер каймагыбызны салып җибәрәбез

6
Әзер

Суынган тарт әзер булып санала. Бик тәмле һәм бик тиз әзерләнә

M.G

алдагы язмалар
Кычыткан ашы
киләсе язмалар
Азу