Роза Әдиятуллинадан — «Татарча ватрушкалар» әзерләү рецепты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

ярты литр (җылы) Сөт
1 пачка ("Люкс") Чүпрә
3 аш кашыгы Шикәр комы
4-5 аш кашыгы Он
1 бал кашыгы Тоз
кечкенә чынаяк Көнбагыш мае
Повидло

Роза Әдиятуллинадан — «Татарча ватрушкалар» әзерләү рецепты

ватрушка янына татарча сөтле чәй бирсәң, гади ватрушкалар да татарча ватрушкага әйләнә

  • 1
  • Кеше исәбе 4
  • Җиңел

Эш барышы

Тиз арада кабара торган камыр рецепты: ярты литр җылы сөткә 1 пачка «Люкс» чүпрәсен салып эретәбез, 3 аш кашыгы шикәр, 4-5 аш кашыгы он. Болгатабыз, 15 минутка җылы урынга куябыз. Кабарганнан соң 1 бал кашыгы тоз, кечкенә чынаяк көнбагыш мае өстибез. Он салабыз, камыр җәябез.

 

Камырны тигез түгәрәкләргә бүләбез, уртасына стакан белән басып торасың. Шуңа повидло салабыз.

M.G

Тутырылган балык
алдагы язмалар
Зөлфия Гыйльметдиновадан «Тутырылган балык»
киләсе язмалар
Айсылу Лероннан «Табада кызган сазан» рецепты