Илсөяр Мөфлихановадан «Хуш исле десерт»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

Камыр өчен
300 - 500 г Он
чәй кашыгының өчтән бер өлеше Тоз
50 - 60 г Ак май
бер аш кашыгы Үсемлек мае
200 - 250 мл Кайнар сөт
1,5 чәй кашыгы Коры чүпрә
1 чәй кашыгы Шикәр комы
200 - 250 мл Җылы су
Эче өчен
Ак май
Шикәр комы
Какао
Корица
Имбирь

Илсөяр Мөфлихановадан «Хуш исле десерт»

  • 1 сәгать
  • Кеше исәбе 6
  • Җиңел

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Кечкенә савытка чүпрә, шикәр һәм җылы суны салабыз (кайнар булмасын!), болгатабыз, тәлинкә белән каплап торабыз.

2
Әзер

Зур савытка он, ике төрле майны һәм тозны салабыз. Сөтне кайнатып алабыз.
Чүпрәдә күбек күренгәч, зур савытка салабыз, сөтне дә шунда салабыз. Ярты сәгатьтән соң, камырны басабыз һәм җәябез.

3
Әзер

Эреткән ак майны камырга каз канаты белән сөртәбез, аңа шикәр, какао, имбирь
катнашмасын сибәбез. Монда инде кем ничек тели, шәхсән үзем баллы әйберләрне бик яратмыйм, шикәрне азрак салам (2-3 чәй кашыгы), ә корицаны пакетигы белән салып җибәрәм.
Камырыбыздан рулет ясыйбыз, кисәбез аны, астына пергамент кәгазе җәеп, противеньга куябыз һәм 180 градус кадәр җылыткан мичкә 20-25 минутка җибәрәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

M.G

алдагы язмалар
“Казан” котлеты
киләсе язмалар
Раилә Хәялиевадан «Килен юкасы»