Зөлфия Гыйльметдиновадан «Тутырылган балык»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

Балык катырылмаган, яңа тотылган балык кирәк булачак (аны теләсә кайсы балык базарыннан алырга мөмкин)
Шампиньон гөмбәсе гөмбә урынына дөге куллансаң да ярый
Кишер
Суган
Сыр
Сарымсак
Сөт өсте сливки

Зөлфия Гыйльметдиновадан «Тутырылган балык»

  • 1 сәгать
  • Кеше исәбе 2
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Кишерне угычтан чыгарып, суганны вак турап, табада кыздырабыз

2
Әзер

Бераз алтынсу төскә кергәч, туралган гөмбә өстәп җибәрәбез. Биш минут тирәсе тагын утта тотып алабыз

3
Әзер

Алдан чистарткан, юган балыкның эченә әлеге массаны тутырабыз. Балык әзер

4
Әзер

Туралмаган берничә гөмбәнең эчен алып юабыз

5
Әзер

Эченә сарымсак кушып, угычтан чыгарылган сыр тутырабыз

6
Әзер

Табаның астына эре боҗралап туралган суганны тезеп чыгабыз (бу ризык ябышмасын өчен эшләнә). Балыкны һәм гөмбәнең эшләпәсен өскә каратып рәсемдә күрсәтелгәнчә тезәбез.

7
Әзер

Пешеп чыгарга 10 минут кала балык өстенә сөт өстен салып, сыр уабыз һәм тагын мичкә тыгабыз

8
Әзер

Өстәлгә бизәп бирергә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

M.G

алдагы язмалар
Томалап пешерелгән куян ите
киләсе язмалар
Роза Әдиятуллинадан — «Татарча ватрушкалар» әзерләү рецепты