Айсылу Лероннан «Табада кызган сазан» рецепты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Айсылу Лероннан «Табада кызган сазан» рецепты

  • 40 мин
  • Кеше исәбе 4
  • Җиңел

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Балыкны чистартабыз. Тигез кисәкләргә бүләбез

2
Әзер

Помидор, суган, сарымсакны ваклап турыйбыз да тоз, бераз борыч һәм тәмләткечләр салып болгатабыз. Шунда җиңелчә тоз белән ышкылган балык кисәкләрен бераз әвәләп алабыз, һәрберсенә лимон согы сыгабыз. Әгәр дә лимон берәү генә икән, согын яшелчәләрдән ясалган массага сыксагыз да була

3
Әзер

Майланган табага балык кисәкләрен тезеп кыздыра башлыйбыз. Балык өстенә алда язып үтелгән яшелчәләрне саласы. Бер ягын 10-12 минут, икенче ягын да якынча шул тирә кыздырасы

4
Әзер

Әзер балыкны гарнир белән дә, мөстәкыйль ризык буларак та тәкъдим итәргә була

M.G

алдагы язмалар
Роза Әдиятуллинадан — «Татарча ватрушкалар» әзерләү рецепты
Кычыткан ашы
киләсе язмалар
Эльза Мотыйгуллинадан «Кычыткан ашы»