Эш барышы
Грейпфрутны кабыгы, элпәләре һәм төшләреннән чистартабыз, турыйбыз.
Авокадоны чистартабыз, турыйбыз.
Сырны уртача зурлыктагы шакмаклар итеп турыйбыз. Фета булса, бармак белән генә уып вакласак та була.
Салат яфракларын кул белән ерткалыйбыз.
Петрушканы турыйбыз.
Суганны боҗралап яки ярым боҗралап турыйбыз.
Салат тәлинкәсенә башта салат яфракларын, аннары авокадо һәм грейпфрут, сыр, суган салабыз. Өстенә петрушка сибәбез.
Тоз һәм зәйтүн мае сибәбез.
Яшелчәләрне вак турамаска киңәш итәм.