• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Илмира Мостафина: “Әнием ашарга пешерү буенча теләсә нинди китап яки сайтны алыштырырлык оста”

Илмира Мостафина: “Әнием ашарга пешерү буенча теләсә нинди китап яки сайтны алыштырырлык оста”

мустафина_фото«Тәмле алан»ыбызның чираттагы кунагы – Илмира! Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, соңрак Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгында хезмәт итте. Бүгенге көндә ул улы Диниярны тәрбияләү белән мәшгуль. Бүген исә Илмира безне файдалы булган эремчектән чәйгә тәмле сый әзерләргә өйрәтәчәк! Рәхим итегез!

 

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

– Әлбәттә, үзем.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

– Әнием ашарга пешерү буенча теләсә нинди китап яки сайтны алыштырырлык оста. Күп рецептларны аннан алам, күбесе кечкенәдән әнинең ашарга пешергәнен күзәтеп барганда истә калган. Ул рецептлар язылган аерым куен дәфтәрем да бар хәтта. Дөрес, соңгы вакытта Интернет киңлекләрендәге сайтларга мөрәҗәгать итә башладым. Инстаграмда бик кызыклы һәм файдалы блоглар бар.

  1.   Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

— Кыш көне ашлар пешергәндә кулланыр өчен помидорны көздән пакетка тутырып суыткычка куйсаң яхшы. Шулай ук кишерне мөмкинлек булган саен угычтан кырып яки иттарткычтан чыгарып катырырга тырышам. Ашарга пешергәндә тиз алып салыр өчен бик уңайлы.

Илмира Мостафинадан «Баллы эремчек»

 

M.G