ЛӘЙСӘН АХУНОВА: «Хатын-кыз булып тууыма шатмын»

ахуноваҮзем турында: 1 яшь тә 9 айлык кызым бар. Мин гомер буе вакыт юклыкка зарлана идем, әмма «вакыт юк»ның нәрсә икәнен әни булгач кына аңладым. Шунысы кызык, хәзер тәмле итеп пешерергә дә, тегәргә, китап укырга да өлгерәм. Балам белән бергә миндә ниндидер суперкөч туды.
Күңел гармониясенә, үрнәк булырдай гаилә төзергә омтылам.
Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Безнең гаиләгә августта 4 ел була, шушы вакыт эчендә иптәшем бер тапкыр 8-нче мартка коймак, икенче юлы сырник кыздырды, дүрт мәртәбә табак-савыт юды. Шуның белән бетте. Дөресен генә әйткәндә, мин кухняны хатын-кыз «территориясе» дип санаучылар рәтенә керәм.
Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?
Күбесенчә, Инстаграм социаль челтәрендә күреп, кабатлап пешерергә тырышам. Кайчакта Googleга киләсе сорау белән мөрәҗәгать итәм: «тавык итеннән нәрсә пешереп була?» Шулай ук Джейми Оливерны карап илһамланам. Һәрбер кеше үз эшен яратса, дөнья никадәр ямьләнер иде дип уйлап та куям.

 

Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:
Серем юк минем:). Миңа калса, өйдәге эшне яратып эшләргә, өйне яратырга кирәк. Уфылдап «тагын идән юарга /ашарга әзерләргә / кер үтүкләргә» дигәннәрне һич аңламыйм. Үзегез булдырган «почмак» була торып, сине хөрмәт итеп, кирәк әйбереңне берсүзсез алып торган ирең булганда, яраткан кешеләреңнең әйберләрен үтүкләү үзе бер рәхәт бит ул. Ә менә дөньяны куу күпкә авыррак. Хатын-кыз булып тууыма шатмын.

 

ЛӘЙСӘН АХУНОВАдан «Японча омлет» (тамаго-яки)

M.G