• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Роза Әдиятуллина: «Ашарга пешергәндә әнием, кайнана тәҗрибәсенә таянып эш итәм»

Роза Әдиятуллина: «Ашарга пешергәндә әнием, кайнана тәҗрибәсенә таянып эш итәм»

РозаСәхифәбезнең кунагы — «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының йөзек кашына әйләнгән Роза. Вакытында «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы булган Роза Әдиятуллина бүгенге көндә бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштергән «Татарлар» тапшыруын алып бара, шул ук вакытта «Яшь ТНВ» редакторы да.

Розаның һәр эшен, вазифасын яратып башкаруы әллә каян күренеп тора. Алып баручы гына түгел бит ул, тапшыруларга рух, җан өстәүче. Тормыш иптәше белән алар Алисә һәм Алихан исемле, үзләре кебек милли җанлы, зыялы балалар тәрбияләүче әти-әни.

Роза – гореф-гадәтләр саклау буенча күбебез өчен үрнәк дияр идем. Тагын кайсыбыз балаларын тамбурлы ысул белән чигәргә өйрәтә?..

 Хуҗабикәгә бер-ике сорау:
1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?
— Безнең өйдә бары тик хатын-кыз ашарга пешерә. Ирем бәйрәм көннәрендә генә үзенең «фирменный» ризыгы белән сыйлый.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

— Ашарга пешергәндә әнием, кайнана тәҗрибәсенә таянып эш итәм. Әниләребез бик тәмле ашарга пешерә.

3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Иң мөһиме ялкауланмаска. Эшкә дә, камырга да курыкмыйча алынырга!

Роза Әдиятуллинадан — «Татарча ватрушкалар» әзерләү рецепты

M.G