Үзебезнең Дилбәр апабыздан – яңа сый рецепты!

IMG_7069

Шундый ерак һәм якын Дилбәр апабыз. Яшәү урыннары Европада, ни дисәң дә Прага ерак инде, әмма милли җанлы Дилбәр апаларның Казан белән элемтәләре өзелгән дә юк, шуңа да бик якын ул.

Үзе шундый көчле һәм нәзакәтьле – чит җирдә беренче чиратта үз телләрен, мәдәниятен, тарихын белгән, хөрмәт иткән балалар тәрбияләү бары соклануга лаеклы. Хәер, ул балаларга аерым тәрбия сәгатьләре кирәкмәгәндер дә, балалары – Алия, Булат, Тимур – әти-әниләре кебек үк тәрбияле, зәвыклы, белемле, уңган.

Казан белән, татар белән беркайчан арасын өзмәгән Дилбәр Исламова бүген безне «Сөләйман балыгыннан шулпа» әзерләү рецепты белән бүлешә!

1. Хуҗабикәгә бер-ике сорау: 

Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?
Үзем әзерләргә тырышам, кайчакта ирем дә пешерә, төрле чак була.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?
Youtube-та кызыклы рецептлар күп, шуларны карыйм.
3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Яшелчәле ашларны озак пешерү белән мавыкмаска киңәш итер идем. Болай витаминнар күбрәк саклана.

Коймак өчен һәм башка камырларга әзерләү белән тотынмаска киңәш итәм, 10-15 минутка шулкилеш калдырып торыгыз. Шулай эшләгәндә камыр ял итә, тәмлерәк була.

Дилбәр Исламовадан «Сөләйман балыгыннан шулпа»

M.G