Кояш баласы – нурлы Диләнур!

дилэнурКояш баласы – нурлы Диләнур! Милли җанлы һәм искиткеч талантлы кыз бала бүгенге көндә тормыш иптәше белән Казахстан җирендә гомер итә, Миндияр исемле бала тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә «Көнчыгыш Казахстан өлкəсендə яшəүче татарлар теле турында» хакында зур фәнни хезмәт яза.

Хуҗабикәгә берике сорау:

 1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Гадәттә, өйдә миңа ешрак пешерергә туры килә. Тормыш иптәшемнең кәефе яхшы булса, аннан да тәмлерәк ризыклар пешерүче булмастыр.

2. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдаланасыз?

Аш-су өлкәсендә иң зур тәҗрибәне миңа каенанам бирә. Шулай да, пешергәндә povarenok.ru, edimdoma.ru, RussianFood.com, lifehacker.ru, gastronom.ru сайтларын еш кулланам, Кухня ТВ каналын карыйм. Китапка килгәндә, әлбәттә, Юныс Әхмәтҗановның “Татар халык ашлары” ярдәмгә килә. Тагын мин сезгә Наталья Скворцованың “Я тоже не умела готовить” китабын киңәш итәр идем.

3. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер серкиңәш:

Тәрәзә яки көзгеләрне юганда, югеш чүпрәк белән сөрткәннән соң, кәгазь яки гәҗит белән корытып чыксагыз, тәрәзәдә/көзгедә таплар калмаячак.

Борщ пешергәндә, чөгендерне кыздырып алгач, берничә тамчы лимон суын сибегез, алай ашыгыз матур төсле һәм әчкелтем булачак.

Хуҗабикәдән рецепт: «Могҗиза» баллы торты

M.G