• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе хезмәткәре АЙСЫЛУ ГАЛИЕВА «Катык бәлеше» һәм «Тәмле тавык» белән сыйлый

Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе хезмәткәре АЙСЫЛУ ГАЛИЕВА «Катык бәлеше» һәм «Тәмле тавык» белән сыйлый

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:А.Галиева_Э.Ибраһимова фотосы

Үзем турында: китапчы, журналист һәм әни

Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

— Ашарга күбрәк мин әзерлим, я бергәләп эшлибез.

Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

— Өйдә әллә кайчангы, тышлары да югалган, кайчан чыкканы да билгесез Юныс Әхмәтҗанов китаплары да бар, төрле елларда бүләк ителгән кулинар китаплар да бар. «Тәмлетамак» газетасы төпләмәләре дә ята. Хәзер Интернет та ярдәмгә килә.

Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Коймак йә белен пешергәндә камыр төерле булмасын өчен, башта куе итеп тугылап, аннары сөт яки су өстәп сыекларга кирәк. Ә менә вак кылчыклары эресен өчен ухага яшел каты алма салам да, шулпаны сөзгәндә алып ташлыйм, кылчыкларын аерырга да җиңел, бик ваклары йомшара.

Хуҗабикәдән рецепт — «Катык бәлеше»,  «Тәмле тавык» 

M.G